«Кызыксынучы балаларга – дөньядагы бар нәрсә турында»: эрудит-шоу (6+)

17 сентябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе ял көне клубы әгъзалары өчен «Кызыксынучы балаларга – дөньядагы бар нәрсә турында» дигән эрудит-шоу уздырды.

обо всем
IMG_20220917_112745
IMG_20220917_112826

Балаларны кызыклы викториналар, серле ребуслар, көтелмәгән сораулар һәм шарадаларга кызыклы җаваплар көтте. Укучылар «Барысы турында» уенында актив катнашты. Анда барлык белем байлыгын ачып салырга кирәк булды. Уенда катнашучылар, «Зур энциклопедия»не кулланып, үзлектән сорауларга җавап бирергә тырышты. Уен зур кызыксыну һәм җанлану тудырды, ә укучылар үзләренең тапкырлыкларын һәм зирәклекләрен күрсәтә алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: